«Халык контроле» ндә узган атнадагы эш

2022 елның 9 августы, сишәмбе

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын күтәрү максатыннан, Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керә торган мөрәҗәгатьләргә мониторинг үткәрә.

Узган атнада системага 6 127 мөрәҗәгать кергән, шуларның 2005е буенча чаралар күрелгән.

Менә оператив рәвештә башкарылган гаризаларның берничә мисалы:

  • Бөгелмә районы башкарма комитеты Горький урамындагы куакларны кисте (№5068284);
  • Түбән Кама районы башкарма комитеты Менделеев урамындагы карт агачны кисте (№ 5058929);
  • Минзәлә районы башкарма комитеты вак таш-ком катнашмасыннан юл ремонтлаган (№ 3987336);

 Алексеевск районы башкарма комитеты Северная урамы буенча тротуар төзеде (№4251929);

«Гринта» ҖЧҖ Әлмәт районында чүп-чар чыгарды (№ 5052770).

Системадан файдаланучылар түбәндәге төрләр буенча актив булдылар:

      «Территорияне комплекслы төзекләндерү» - 564;

  • «Атамаларда һәм язуларда хаталар» - 429;
  • « Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау» - 233;
  • «Тышкы яктыртуны оештыру» - 74;
  • «Юл хәрәкәтен оештыру» - 68.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International