Граждан мөрәҗәгатен урынга чыгып тикшерү

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Хезмәт законнарын бозуга карата шикаятьләр, кызганычка каршы, безнең эштә еш очрый. Эш хакын түләмәү, эштән азат ителү белән килешмәү, хезмәт шартларын бозу - мөрәҗәгатьләрдәге мәсьәләләр төрле.

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының гражданнар хокукларын торгызу мәсьәләләре бүлеге башлыгы Елена Степанова ТР Кайбыч муниципаль районының Мәлки «Чулпан» балалар бакчасында урынга чыгып тикшерү үткәрде. Моңа гражданка М.ның үз вазифасыннан китүе белән риза булмаган мөрәҗәгате сәбәп булды. ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе коллегалары белән берлектә бүлек башлыгы гариза бирүче һәм аның эш бирүчесе белән очрашты һәм борчыган барлык мәсьәләләр буенча фикер алышты. Мөрәҗәгать Вәкаләтле вәкилнең шәхси контроленә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International