Татарстан омбудсмены инвалидка подъездында күтәртү җайланмасын урнаштыруда ярдәм күрсәтте

2022 елның 5 августы, җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына Казан шәһәренең Рихард Зорге урамындагы 46-нчы номерлы йортта яшәүченең подъездларының берсендә инвалид коляскасын төшерү/күтәрү өчен техник ярдәмче җайланма урнаштыруда булышлык күрсәтүе турында мөрәҗәгать керде.

Мөрәҗәгать итүче, 1 төркем инвалид, үзенең мөрәҗәгатендә, үз фатирыннан саф һава суларга, йөрергә мөстәкыйль рәвештә чыга алмавын, бу аның дүрт стенага бикләнүен аңлатты. Моның сәбәбе - әлеге махсус техник җайланманың подъездда булмавы.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Казан шәһәре башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгына һәм «УютСервис» торак компаниясе идарәчесенә подъездда техник җайланма урнаштыруда ярдәм итүне сорап хатлар җибәрде. Идарә компаниясе һәм җирле үзидарә органы оператив җавап бирделәр, «УютСервис» идарәче компаниясе тарафыннан күтәртү җайланмасын урнаштыру эшләре башкарылган.

Мөрәҗәгать итүче Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә һәм башкаручыларга проблеманы оператив хәл иткән өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International