Омбудсмен вәкиле ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты штабының чираттагы утырышында чыгыш ясады

2022 елның 2 августы, сишәмбе

«Халык контроле» системасына июль аенда каты коммуналь калдыкларны чыгару мәсьәләсе буенча иң күп мөрәҗәгатьләр Казан, Әлмәт һәм Лаеш районнарында яшәүчеләрдән килде. Әлеге муниципаль берәмлекләрдә каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга бәйле вәзгыять безнең төп тема булды. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшче штабының күчмә утырышы Чаллы шәһәрендә үтте. Утырыш йомгаклары буенча «Гринта» җәмгыятенә Әлмәт районы башкарма комитеты белән берлектә район территориясендә каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигын яңадан карарга һәм аларны санитар нормаларга туры китерергә тәкъдим ителде. Әлеге тәкъдимнең үтәлеше безнең контрольдә кала. Барлыгы 29 июньнән (штабның узган утырышыннан) системага керде:

      Казан шәһәре буенча – 33 шикаять;

  • Әлмәт районы буенча – 16 хәбәр;
  • Лаеш районы буенча – 13 мөрәҗәгать;
  • Яр Чаллы шәһәре буенча – 4 мөрәҗәгать;
  • Яшел Үзән районы буенча – 4 мөрәҗәгать;

башка муниципаль берәмлекләрдән – 17 мөрәҗәгать.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International