Омбудсмен гражданның шикаяте буенча тикшерү изоляторында булды

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Иҗтимагый куркыныч гамәлләр кылган һәм сак астындагы затларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен үтәү буенча Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә килгән һәр мөрәҗәгать урыннарда да, учреждениеләргә барып та игътибар белән карала.

Бүген, 1 августта, гражданин Ж.мөрәҗәгате буенча, Казанда хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан аның хокукларын бозу мәсьәләсе буенча Сәрия Сабурская 1 нче тикшерү изоляторына барды. Әңгәмә вакытында Ж. полиция бүлегендә озак вакыт сакланучы шәхси әйберләрен кире кайтаруда ярдәм итүен сорады. Нәтиҗәдә, тикшерү-кулга алынганнар тотыла торган хастаханә камерасында аларга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне ачыклау максатыннан, биредә булган гражданнар белән әңгәмә уздырды, әлеге учреждениедә тотылучы балигъ булмаганнарны тоту шартларын карады.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 1 нче тикшерү изоляторында балигъ булмаганнар өчен төп гомуми һәм урта белем алу өчен кирәкле барлык шартлар тудырылган. Уку процессында дәреслекләр һәм гамәлдәге укыту программалары таләпләренә җавап бирүче әдәбият кулланыла, ә гомуми белем бирүгә педагогик хезмәткәрләр җәлеп ителә. Шәхси компьютерлар һәм ноутбукларны укыту процессында куллану мөмкинлеге бар. Бүгенге очрашу нәтиҗәләре буенча сорауларның бер өлеше контрольгә алынды һәм аларны тормышка ашыру буенча конкрет чаралар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International