Спорт объектларында «Уңайлы тирәлек» тәэмин итү буенча чаралар күрелде

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Спорт объектларында «уңайлы тирәлек» булдыру максатыннан инвалидлар катнашында спорт дәресләре һәм чаралар уздырганда, спортчылар һәм тамашачылар сыйфатында:

халыкның барлык категорияләре өчен спорт объектының уңайлыгы;

инвалид спортчылар өчен тиешле тирәлек;

спорт объектын спорт инвентаре һәм җиһазлары белән тәэмин итү;

тамашачыны урнаштыру зонасының булуы белән тәэмин итү кирәк.

Агымдагы ел башыннан «Халык контроле»нә «Һәркемгә уңайлы тирәлек» тәэмин итү мәсьәләләре буенча 133 мөрәҗәгать килгән, шул исәптән Казан шәһәрендә урнашкан спорт объектларында да «уңайлы тирәлек» оештыру буенча. Аз хәрәкәтләнә торган халык төркемнәре тоткарлыксыз файдалансын өчен Казан шәһәре буенча түбәндәге спорт объектларына якын килү юллары җайлаштырылган иде: Рәүис Гәрәев урамы буенча «Тулпар» спорт комплексы; Сыртланова урамы, федераль спорт-тренировка үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International