Вәкаләтле вәкилнең Чаллыдагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе шәһәр яны лагерьларында балалар ялын оештыруны тикшерә

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Ольга Силаичева шәһәр читендәге һәм мәктәп яны лагерьларында балалар ялын оештыруны тикшерә. Мәгариф идарәсе белән берлектә “Росинка”, “Солнечный”, “Крылатый” лагерьлары тикшерелде. Балалар ял итү чараларыннан, тукланудан канәгать.

Шулай ук корпусларның санитар торышын карадылар, ул канәгатьләнерлек булып чыкты. Ата-аналар ягыннан шикаятьләр дә,  зарлар да юк иде. Мәктәп яны лагерьларында эш формалары бик күп. Һәр көннең  үз темасы бар – Иҗат көне, Сәламәтлек көне. Инструктаж куркынычсызлык техникасы буенча, массакүләм чараларга чыкканда үткәрелә.

 Мәктәпне тәмамлаганнан соң Украина, Луганск һәм Донецк республикаларыннан күченергә мәҗбүр булган балаларның укырга керү мәсьәләсе дә аерым контрольдә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International