Мөрәҗәгать уңай хәл ителде

2022 елның 22 июле, җомга

Вәкаләтле вәкил адресына Казан шәһәренең Волгоград урамы, 24 адресы буенча урнашкан йорт яны территориясен җыештыру мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать килде. Бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына да урнаштырылган иде ( 21.07.2022 ел, № 5012335).

Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре мөрәҗәгать итүченең дәлилләрен урынга барып тикшерде. Казан шәһәре башкарма комитеты әлеге проблеманы игътибарсыз калдырмады һәм территорияне автомобиль шиналарыннан чистарту эшләрен алып барды. Мөрәҗәгать  “Хәл ителгән” статусын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International