Җәй укудан ял итү вакыты гына түгел, ә югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә керү вакыты да. 9 сыйныфтан соң техникумнарга, колледжларга укырга керергә карар иткән укучылар, документларны Татарстан Республикасы югары уку йортларына һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә тапшыра һәм, әлбәттә, аларда сораулар туарга мөмкин.
“Бердәм Россия” партиясе рәисенең Татарстан Республикасындагы төбәк җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе абитуриентларның сорауларына җавап бирү өчен “ВКонтакте” социаль челтәрендә туры эфир оештырды.