Үзәктә тоту шартлары яхшы, үзәктә булган кешеләргә карата мөнәсәбәт әйбәт. Үзәк урнашкан бина 2019 елда файдалануга тапшырылган. Әмма, кызганычка каршы, чит ил гражданы монда эләгеп ирегеннән мәхрүм ителгәч, бернинди уңай шартлар да, ирекне алыштыра алмый. Минем җәмәгатьчелек ярдәмчеләре конкрет мисаллар белән очрашты. Үзәктә бөтен гаиләләре белән тотылучылар бар. Мәсәлән, әнисе, әтисе һәм биш баласы тотылу очрагы булды. Әмма моны булдырмаска мөмкин бит. Һәм мондый хәлләрдән качарга кирәк. Моның өчен без урыннарда, комплекслы һәм индивидуаль рәвештә, хезмәттәшләр белән эшлибез.