Гражданнар мөрәҗәгате буенча тикшерү изоляторына бару

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Вәкаләтле вәкил адресына  тикшерү изоляторындагы гражданның  хатыны мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьтә ул иренең сәламәтлеге кискен начарлануын, шуңа бәйле рәвештә  ашыгыч рәвештә операция ясалуын күрсәткән. Әмма операциядән соң ул өзлеккән, ә учреждение хезмәткәрләре тарафыннан кирәкле медицина ярдәме күрсәтелмәгән. Хатыны аңа кирәкле бәйләү материалларын һәм мазьларны тапшыра, тик ул ярасын  мөстәкыйль рәвештә эшкәртә алмый. Мөрәҗәгать иткән ханымның  дәлилләрен тикшерү максатыннан, Вәкаләтле вәкил кушуы буенча граждан  кулга алынган 2 нче  тикшерү изоляторында җәмәгатьчелек  ярдәмчесе булды. Кулга алынган, сак астында булган кеше  белән аның сәламәтлеге, аңа күрсәтелә торган медицина ярдәме һәм аны тоту шартлары турында әңгәмә үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International