Светлана Никитина (Спас районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе) мәгариф бүлеге урынбасары белән берлектә “Болгар” лагерендә булдылар. Икенче сменада 125 бала ял итә. Балалар өчен барлык шартлар да тудырылган: биш тапкыр ашату, спорт ярышлары, төрле чаралар үткәрелә. Балалар канәгать, шикаятьләр килмәде.