Бүген Алабуга шәһәрендә “Социаль өлкәне үстерү драйверы буларак коммерцияле булмаган сектор белгечләренең компетенцияләрен арттыру” темасына социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның V республика форумының өченче секция утырышы уза. Утырышта катнашучылар коммерцияле булмаган сектор белгечләренең квалификациясен күтәрү эшендәге проблемалар һәм перспективалар, коммерциячел булмаган оешмаларның маркетплейсларга чыгу мөмкинлекләре, коммерцияле булмаган оешма җитәкчесенең яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлтелгән чаралар уздыруда тәҗрибәсе һәм башкалар турында фикер алыштылар.