Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышында катнашты.
Көн тәртибенә 19 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 3 республика законы проекты, 6 федераль закон проекты һәм Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару органнарының ике мөрәҗәгате.