Ишегалларын төзекләндерү, контейнер мәйданчыклары төзү, юл хәрәкәтен оештыру - болар - Спас һәм Зәй районнарының җаваплы башкаручылары белән бүгенге эшлекле киңәшмә барышында күтәрелгән мәсьәләләр.
"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасының кулланучылар белән хезмәттәшлекне координацияләү бүлеге башлыгы урында, шулай ук каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга кагылышлы шикаятьләр буенча күчмә тикшерү үткәрде. Болгар шәһәрендә "ПЖКХ" төбәк операторының чүпне көн саен чыгаруы мәгълүм булды.
Җаваплы башкаручыларга мөрәҗәгатьләрне үтәү срокларын бозмаска, кабул ителгән чаралар нәтиҗәләре буенча җавапларны вакытында урнаштырырга тәкъдим ителде.