Лениногорск районында күчмә киңәшмә

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәт, Лениногорск һәм Чирмешән районнарының җаваплы башкаручылары белән эшче киңәшмә уздырылды, аның барышында "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына җибәрелгән 150дән артык мөрәҗәгать каралды.

Мөрәҗәгатьләр ишегаллары территорияләрен, паркларны һәм скверларны, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, юл хәрәкәтен оештыруга кагылышлы иде. Җаваплы башкаручыларга мөрәҗәгатьләрне  үтәү срокларын бозмаска, кабул ителгән чаралар нәтиҗәләре буенча җавапларны вакытында урнаштырырга һәм гражданнарның тормыш куркынычсызлыгына кагылышлы мәсьәләләрне аерым контрольгә алырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International