Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышы

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

 Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты.

 Алтынчы  чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз өченче утырышы һәм аның көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Парламентарийлар 19 мәсьәләне, шул исәптән 3 республика законы проектын, 6 федераль закон проектын һәм Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару органнарының ике мөрәҗәгатен карауны планлаштыра.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясен формалаштыру, фикер алышуга чыгарылган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International