Татарстан Республикасы Дәүләт Советы законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы

2022 елның 5 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында катнашты. Комитет утырышында,  кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклауга бәйле берничә федераль закон проекты аерым каралды. Шулай итеп, депутатлар  “Юл хәрәкәте иминлеге турында” федераль законның 25 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында” 127321-8 нче федераль закон проектын хуплады. Алга таба әлеге закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International