“Халык контроле”дәүләт мәгълүмат системасы сервисына ихтыяҗ елдан-ел арта бара. Ярты елда 52285 мөрәҗәгать кергән (узган ел - 48 меңгә якын); 35519 ы буенча чаралар күрелгән; 10486 сы буенча эшләр планлаштырылган. Республикада иң актив - казанлылар (19172), алардан соң - Яр Чаллы (5910), Әлмәт районы(1881), Түбән Кама (1806), Бөгелмә (898).