Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Чиләбе өлкәсендә эш сәфәрендә.
Ул Чиләбе өлкәсендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сударенко Юлия Александровна белән очрашты. Очрашу барышында Вәкаләтле вәкилләр Аппаратлары хәзер шөгыльләнә торган иң мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан, Украина территорияләреннән килгән гражданнарның социаль хокукларын яклау, төзекләндерү, инвалид булган кешеләр өчен уңайлы яшәү шартлары һәм башка күп кенә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.