Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге җитәкчесе Артур Мостаев җәмәгатьчелек ярдәмчеләре өчен “коррупциягә каршы тору һәм коррупциягә каршы торучанлык формалаштыру “ темасына семинар-киңәшмә үткәрде. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан республика муниципаль берәмлекләре өчен капиталь төзелеш һәм ремонт өлкәсендә җәмәгатьчелек контролен гамәлгә ашыру буенча методик тәкъдимнәр әзерләнде, алар турында Артур Ратнерович сөйләде. Чакырылган эксперт чыгышыннан соң ярдәмчеләр эшен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды, аерым коллегаларга йөкләмәләр бирелде, тулаем муниципаль берәмлекләрдә һәм шәһәр округларында эшне активлаштыру соралды.