Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән бергә гражданнарны кабул итү

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Социаль юнәлештәге мәсьәләләр – безнең эшчәнлегебездә иң дулкынландыргыч һәм киң таралган мәсьәләләрнең берсе. Ташламалар, түләүләр алу, социаль хезмәткәрләр эше һәм алар тарафыннан эшкә сәләтсез халыкка хезмәт күрсәтү, эшкә урнашу, социаль учреждениеләр эшчәнлеге, инвалидларның, ветераннарның һәм пенсионерларның иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлегенә дәүләт ярдәме күрсәтү – болар барысы да Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагына керә.

 Бүген республиканың 5 кешесе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрына мөрәҗәгать итте.

 К. гаиләсе 2021 елда сатып алынган фатир аркасында торак алу өчен субсидия  чиратыннан төшерү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә бары тик суд тәртибендә генә хәл ителергә мөмкин.

Мөрәҗәгать итүче Ш. салым бурычлары булу аркасында  социаль түләүләр бетерелүе  уңаеннан мөрәҗәгать итте. Ш. бурычын түләгән, ләкин түләүләр яңартылмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International