Бүген безнең дәрес инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен медик-социаль экспертиза узуга кагылышлы мәсьәләләргә багышланган иде. Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросының оештыру-методик бүлеге башлыгы Абдразакова Резедә Әсхәт кызы, 1 июльгә кадәр гамәлдә булган тәртипкә алмашка килүче инвалидны тануның яңа кагыйдәләре турында сөйләде. 1 июльдән медик-социаль экспертиза бюросында инвалидлыкны 6 айга автомат рәвештә озайту туктатылачак. Алга таба медик-социаль экспертиза үтү өчен яшәү урыны буенча медицина оешмасына юллама рәсмиләштерергә кирәк. Моннан тыш, 2022 елның 1 июленнән гражданнар узу форматын мөстәкыйль рәвештә сайлый алачаклар