Бүген “Яңа гасыр” автономияле коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы тарафыннан хезмәт мигрантлары өчен проект эше нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәл оештырылды. Проект Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсы йомгаклары буенча хупланган кереш юнәлеш бирү курслары уздыруга юнәлдерелгән.
Курс кысаларында хезмәт мигрантлары кабул итүче җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту культурасы, хокуклары һәм бурычлары, хокук бозуларны, экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау, рус сөйләм теле һәм Россия тарихы нигезләре, социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалау кагыйдәләре буенча белем ала.
“Түгәрәк өстәл” барышында “КАМАЗ” да хезмәт эшчәнлеген алып баручы хезмәт мигрантлары өчен кертелүче онлайн-юнәлеш курсларында чит ил гражданнарын укытуны дәвам итү зарурлыгына һәм ихтыяҗына игътибар юнәлтелде.