Сәрия Сабурская Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советының Халыкара хезмәттәшлек һәм мигрантларның хокукларын яклау мәсьәләләре секциясенең киңәйтелгән утырышында катнашты

2022 елның 24 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советының Халыкара хезмәттәшлек һәм мигрантларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча секциянең киңәйтелгән утырышында катнашты. Фикер алышу барышында түбәндәге мәсьәләләр билгеләнде: Донецк, Луганск халык республикалары һәм Украина территорияләреннән килгән затларның хәлен хокукый җайга салу; вакытлыча яшәүгә,  Россия Федерациясе гражданлыгына рөхсәт алу өлешендә Россия законнарын камилләштерү; Россия Федерациясе территориясенә Донецк, Луганск  халык республикалары һәм Украина гражданнары керү тәртибен камилләштерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International