Бүген Татарстан Республикасы делегациясе составында Вәкаләтле вәкил Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова белән очрашты. Әңгәмә яшьләр белән системалы эш алып бару, сайлаучылар һәм экспертлар бергәлегенең үзара хезмәттәшлеге, мәгълүмати эшнең яңа формалары, волонтерлык институтын үстерү, инвалид булган сайлаучыларның хокукларын үтәү, гражданнарның электораль культурасын күтәрү кебек актуаль темаларга кагылды.
Элла Александровна комиссияләрнең җәмгыять ихтыяҗларына оператив җавап бирү кирәклегенә аерым игътибар бирде.