Апас районында палаткалы лагерь эшли башлады, аның ачылышында Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Гүзәл Хилавиева катнашты. “Зөя” Дәвеш ял һәм сәламәтлек үзәгендә ачылган “Яшь десантчы” лагеренда беренче сменада 75 бала ял итә, ул 7 көн дәвам итәчәк. Барлыгы 6 смена оештырылачак. Лагерьда Апас, Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Югары Ослан районнары балалары да ял итә. Балалар өчен төрле спорт чаралары, концертлар, дискотекалар, хәрби күнегүләр оештырылачак. “Яшь десантчы” лагереның тантаналы ачылышында балаларны җитәкчеләр һәм тәрбиячеләр сәламләде, аларга күңелле ял теләделәр.