Төзелеш мәйданнарында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мәҗбүри! Бу аеруча мөһим мәсьәлә, аңа аерым игътибар һәм хөрмәт белән карарга кирәк, чөнки кеше тормышы һәм сәламәтлеге турыдан-туры аңа бәйле.
Баулы муниципаль районында хезмәтне саклау буенча координация советы составында Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Лилия Фәхриева, "Омега" ҖЧҖ һәм "Капиталь төзелеш идарәсе"ҖЧҖ төзелеш мәйданнарында күчмә утырышта катнашты. Эшчеләр белән төзелеш эшләрен башкарганда хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча әңгәмә үткәрелде.