Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловка һәйкәл ачу

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

 22 июнь - Россиядә Хәтер һәм кайгы көне. Бу безнең күпмилләтле илебез өчен бик мөһим дата. Без фронтта һәм тылда һәлак булганнарны искә алабыз. Без үз бурычларын үтәп,  Ватаныбызны яклаган, безгә якты киләчәк тәэмин иткән һәр кешене моңсуланып искә алабыз.

 Дошман алдында каһарманлык, кыюлык һәм какшамас көч күрсәтүчеләрнең берсе -  Петр Михайлович Гаврилов (1900-1979) - Казан губернасы Лаеш өязе (хәзер Татарстан Республикасы Питрәч районы) Әлбәдән авылында туган Советлар Союзы Герое, Брест крепосте оборонасында катнашучы. Ул гарнизоннан исән калган аз санлы сугышчылар белән бергә  немецларга каршы торуын ахыргача дәвам итә. Ул  әсирлектә  исән калып СССРга әйләнеп кайта.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International