“Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне мониторинглау күрсәткәнчә, агымдагы айда системада Яр Чаллы шәһәренең 64 нче гимназиясе һәм Әлмәт шәһәренең 34 нче “Чебурашка” балалар бакчасы территориясендә капка һәм коймаларны алыштыру буенча мөрәҗәгатьләр бастырылган. Ата-аналар балаларының гомере өчен борчыла һәм әлеге проблемалар аркасында әлеге белем бирү учреждениеләренә чит кешеләр үтеп керергә мөмкин, дип саный.
Әлеге хәбәрләр системадан файдаланучылардан зур теләктәшлек алды, бу аларның актуальлеген һәм хәл итү буенча тиз арада чаралар күрү кирәклеген ассызыклый.
Ата-аналарның борчылуы сәбәпле, Вәкаләтле вәкил Яр Чаллы шәһәре һәм Әлмәт районы башкарма комитетларына хокук бозуларны бетерү турында тәкъдимнәр юллады. Уку елы башлану белән әлеге проблемалар хәл ителер һәм ата-аналар балаларының иминлеге өчен борчылмас дип өметләнәм. Әлеге мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше контрольдә.