“Безнең хокукларны якларга ярдәм итегез!” Торак алу, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү, социаль ташламалар алу һәм башка күп кенә сораулар гражданнарны шәхси кабул итүләрдә яңгырый.
8 кеше бүген Вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать итте, аларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча аңлатмалар һәм үз хокукларын яклау максатларында алга таба гамәлләр кылу өчен киңәшләр бирелде. Аерым проблемалар буенча язмача мөрәҗәгать итү тәкъдим ителде.