Республикада “Безнең ишегалды” Президент программасы беренче елын гына гамәлдә түгел, аның ярдәмендә безнең гражданнар өчен уңайлы шартлар тудырыла. 2022 елда 1200 ишегалды төзекләндереләчәк. Бу план формалаштырганда гражданнарның "Халык контроле"системасына килгән мөрәҗәгатьләре дә исәпкә алына. Бүген инде уңай нәтиҗәләр һәм гражданнарның ишегалларын төзекләндерү өчен рәхмәт сүзләре бар. Мөрәҗәгатьләрне үтәү буенча берничә мисал китерик:
Казан шәһәренең Восстание урамы буенча урнашкан ишегалдында юл салынган (№ 4818311);
Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты тарафыннан 5/20 нче номерлы йорт яны территориясе төзекләндерелгән, ишегалды төзекләндерү эшләре төгәлләнгән, җәяүлеләр зонасында ял итү урыннары булдырылган, Яр Чаллы проспекты урамы буенча (№4847144,4893512)эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылган.