Торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр

2022 елның 17 июне, җомга

Торак  һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр - зур булмаган керемле гражданнарга өстәмә социаль ярдәм чарасы. Субсидия түләгәндә гражданнарның торак  һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарының гомуми күләме гражданнарның керемнәре күләме белән чагыштырыла. Әгәр торак-коммуналь хуҗалык өчен түләү чыгымнарының өлеше билгеле бер күләмнән артып китсә, граждан субсидиягә дәгъва итә ала. Субсидия алуның төп шартлары: торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә рөхсәт ителгән чыгымнар өлеше. Субсидия, гражданнарга торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнары гаиләнең җыелма керемендә торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарының максималь рөхсәт ителгән өлешенә туры килгән күләмнән артып киткән очракта бирелә. Татарстан Республикасында гражданнарның торак  һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә үз чыгымнарының максималь рөхсәт ителгән өлешенең төбәк стандарты гаиләнең җыелма керемендә 21 процент дип  билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International