“Россия хәрби хезмәткәрләренең ата-аналары советы” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының чираттан тыш Съезды

2022 елның 17 июне, җомга

Узган ел “Россия хәрби хезмәткәрләренең ата-аналары советы” гомумроссия иҗтимагый оешмасы үзенең 30 еллыгын бәйрәм итте. Бүген Татарстан омбудсмены Сәрия Сабурская  оешманың  Мәскәүдә уза торган  чираттан тыш съездында катнаша. Ата-аналар советы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре -РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итүче хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының тормышын, намусын һәм абруен  яклау буенча программаларны һәм чараларны тормышка ашыру, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү, хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булучыларның, шулай ук кораллы конфликтларда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү буенча эшләү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International