Вәкаләтле вәкил адресына еш кына битараф булмаган кешеләрдән ата-аналарының балаларына карата үз вазифаларын тиешенчә үтәмәве (яки бөтенләй үтәмәве) турында мөрәҗәгатьләр килә. Яшәү шартлары канәгатьләнмәслек булу яки балаларга карата игътибар булмау турында хәбәрләрне без шулай ук ГЛОНАСС+112 системасы аша да алабыз. Мондый мөрәҗәгатьләр мине битараф калдыра алмый, чөнки һәр конкрет очрак та баланың язмышына кагыла. Хокукый яклауның барлык механизмнарын кулланып, катлаулы хәлгә юлыккан һәр гаиләгә ярдәм итәргә тырышабыз. Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән профилактик эшне оештыру мәсьәләләре бүген балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе утырышында каралды. Гадәттәгечә, утырыш районнарның башкарылган эшләр турында хисапларын тыңлаудан башланды. Утырышта Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре дә катнашты.