Инвалид булган кешеләргә очрашырга туры килә торган проблемалар аларга үзләренә тормышта урын табарга, сәламәтлек саклау, социаль яклау, мәгариф, хезмәт, ял хокукларыннан тулысынча файдаланырга мөмкинлек бирми.
Бүген безнең илдә инвалидларның социаль-әһәмиятле объектларга тоткарлыксыз үтеп керүен тәэмин итү өчен күп эшләнә. Халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы мохит булдыру дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
Вәкаләтле вәкил адресына Казанның Комиссар Габишев урамындагы йортта яшәүче хатын-кыздан йорт подъездында инвалид коляскасын төшерү/күтәрү өчен техник ярдәмче җайланма урнаштыру турында мөрәҗәгать килде. Мөрәҗәгать итүче үзенең мөрәҗәгатендә, мондый җайланма булмау сәбәпле, подъездда 1 төркем инвалидка өйдән чыгу кыен, дип күрсәтте.