Бүген Татарстан Республикасы Конституция Суды һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты вәкилләре гражданнарны бергәләп кабул иттеләр. Уртак кабул итүнең максаты -республика территориясендә яшәүче гражданнар тарафыннан квалификацияле түләүсез юридик ярдәм алуга конституциячел гарантияләрне гамәлгә ашыру, шулай ук дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең ачыклыгы һәм гражданнарның гадел хөкемнән файдалана алу принцибын гамәлгә ашыру. Барлык мөрәҗәгать иткән гражданнарга бирелгән сорауларның асылы буенча аңлатмалар бирелде. Алга таба гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән уртак кабул итүләр оештыру практикасы дәвам итәчәк.