Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз икенче утырышы

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

 Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз икенче утырышында катнашты.

Президиум карары нигезендә, көн тәртибенә 32 мәсьәлә кертелгән иде, шуларның 14е-республика законы проекты һәм 9ы-федераль закон проекты. Алар арасында 2021 елга ТР бюджеты һәм ТР мәҗбүри медицина иминияте  территориаль фонды бюджеты үтәлеше, “Оешмалар мөлкәтенә салым турында” ТР Законына, ТР Сайлау кодексына, “Автомобиль юллары һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында”гы законнарга үзгәрешләр кертү турында, шулай ук Дәүләт Советы Регламентына һәм ТР аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты бар.

 Утырыш барышында “РФ Җинаять кодексының 64 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” "Россия Федерациясе федераль законы проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International