Бүген санаторийда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Елена Кузьмичева, Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкиле Вилена Прыткова һәм Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Гөлия Балафенфиева белән берлектә Луганск, Донецк халык республикаларыннан һәм Украинадан килгән мәҗбүри күченүчеләрне кабул иттеләр.
Бүгенге көндә санаторийда барлыгы 84 кеше (аларның 17се балалар) яши, аларның 14е белән аралаша алдык.
Вакытлыча урнашуның һәр пунктында миграция хезмәте, Пенсия фонды, социаль яклау, прокуратура һ.б. белгечләре тарафыннан көн саен кабул итүләр оештырылды. Беркем дә игътибарсыз һәм ярдәмсез калмый. Халыкны көнкүрешне оештыру - гражданлык алу, эшкә урнашу, балаларын белем бирү учреждениеләренә урнаштыру, яңа туган балаларны ризык белән тәэмин итү, пенсиягә чыгу һәм аны алу мәсьәләләре борчый.