Ел башыннан “Халык контроле”нә Зәй районында яшәүчеләрдән шикаятьләр килә, алар “Гринта " ҖЧҖ тарафыннан каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча график бозу һәм каты коммуналь калдыкларны сирәк чыгару турында хәбәр итәләр. Районның кайбер авылларында чүп-чар айга нибары 2 тапкыр чыгарылган.
Зәй районы башкарма комитеты закон бозу фактын раслады, шуның нәтиҗәсендә без “Гринта” ҖЧҖ адресына графикларга төзәтмәләр кертү һәм аларны тайпылышсыз үтәү турында тәкъдимнәр юлладык.
Төбәк операторы безнең киңәшләргә колак салуын һәм, җәйдән башлап, Зәй районы торак пунктларындагы чүп-чар, ким дигәндә, кече торак пунктларда атнага бер тапкыр чыгарыла башлавын хәбәр итүенә без шат. Шул ук вакытта шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге вәзгыять безнең контрольдә кала, һәм без әлеге проблеманың кабатланмавын күзәтүне дәвам итәчәкбез.