Җәйге ялны оештыру мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә”

2022 елның 10 июне, җомга

Җәй башыннан Вәкаләтле вәкил адресына балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча ата-аналардан шикаятьләр килә башлады. Ата-аналар мәктәп яны лагерьларына юлламалар ала алмаган вакытта балаларны кабул итмәгән очраклар белән дә очрашкан иде.

 Бу уңайдан бүген җәйге ялны оештыруга багышланган “кайнар элемтә” оештырылды. Мәгариф министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы, республика “Җәй” үзәге”,  шулай ук Роспотребнадзор вәкилләре белән бергә без ата-аналарның актуаль сорауларына җавап бирдек: лагерьга ташламалы юлламалар рәсмиләштерү, инвалид балаларның ялын оештыру, ата-аналарның лагерьларга бару тәртибе, санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү һәм башкалар,  һичшиксез, җәйге ялны оештыруның төп бурычы булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International