Россия көне алдыннан Җиңү паркында Россия Федерациясен мәҗбүри үтәтү органы хезмәткәрләренең тантаналы рәвештә ант кабул итүе булды. Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенең яңа билгеләнгән хезмәткәрләре Ватанга һәм законга намус белән хезмәт итәргә ант бирделәр. Ант кабул итү тантанасыннан соң ведомство бүләкләре тапшырылды. Фидакарь хезмәте, инициативасы, тырышлыгы, вазыйфаи бурычларын үтәгәндә күрсәткән тырыш хезмәте һәм хезмәт эшчәнлегендә югары казанышлары өчен 45 суд приставына медальләр, Россия федераль суд приставлары хезмәтенең, Татарстан Республикасы Президентының, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хатлары тапшырылды.