Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Нурлат картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында” булды, анда хәзерге вакытта 118 кеше яши. Интернат-йорт авыр тормыш хәлендә калган өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга хезмәт күрсәтү эшчәнлеген башкара.
Учреждениенең эшчәнлек максатлары:
гражданнарның социаль хезмәт күрсәтүгә хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү;
гражданнарның социаль-икътисадый шартларын яхшырту;
авыр тормыш хәленә юлыккан гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү.