Бүген Вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының "Киләчәк" балалар иҗаты үзәгендә булды. Анда йөрүчеләр искиткеч кул эшләнмәләре ясый.
Үзәкнең эшчәнлеге түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала: өстәмә белем бирү, оештыру-массакүләм эш, балалар хәрәкәте эшчәнлеге.
Балалар иҗат үзәгендә 55 түгәрәк берләшмәсе эшли, аларда 1810 укучы катнаша (шуларның 1135-балалар иҗаты үзәге базасында, 675-е шәһәр һәм районның гомуми белем бирү учреждениеләре базасында). Шөгыльләнүче балаларның яше 7 яшьтән 17 яшькә кадәр.