Атна саен республика халкы белән безнең Аппарат бинасында очрашуыбызга, шулай ук видеоэлемтә ярдәмендә аралашуыбызга карамастан, районнарда яшәүчеләр белән очрашуыбыз күпкә нәтиҗәлерәк һәм рәхәтрәк. Нурлат районына эш сәфәре кысаларында бүген барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 гариза бирүче кабул ителде.
Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Иске Чаллы авылында яшәүче бер ханым Вәкаләтле вәкил адресына Таҗикстан Республикасы Пенсия фондыннан документлар алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Граждан Ш., фермер буларак, кабул итү барышында терлек көтү һәм хуҗалыкны киңәйтү өчен җирләрне арендалауда ярдәм итүне сорады.
А.әнисен нигезсез эштән азат иттеләр дип саный, аның фикеренчә, моны ачыкларга кирәк.