Бүген Нурлат муниципаль районында эшлибез, бик бай программа планлаштырылган. Эш сәфәре кысаларында без башкарган беренче эш - бу “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау буенча җаваплы башкаручылар белән киңәшмә уздырдык.
Районда яшәүчеләрнең активлыгы елдан-ел арта, бу куандырмый кала алмый - бу халыкның ышаныч дәрәҗәсен күрсәтә. Мисал өчен - система эшли башлаганнан (2012 елдан алып ) 2021 елга кадәр район буенча яктырту булмау проблемалары буенча бары тик 24 мөрәҗәгать килгән булган, ә 2022 елда гына да - инде 11 хәбәр алынган. Җаваплы башкаручылар билгеләп үткәнчә, планлаштырылган мөрәҗәгатьләр республика программаларына кертелгән. Без аларга кергәндә мөрәҗәгатьләрнең статусына игътибарлырак карарга киңәш иттек.