Бүген Казанның психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортында социаль хезмәткәр көненә багышланган бәйрәм узды.
Бу социаль учреждение 337 кешегә исәпләнгән. Интернатта 6 бүлек бар. Уку һәм дәресләр өчен уку сыйныфлары (укытуны коррекция мәктәбе укытучылары алып бара), көнкүреш күнекмәләренә өйрәтү бүлмәсе (ризык әзерләү, тормышка әзерлек һ.б.) җиһазландырылган.
Казанның психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат-йортында спорт җыелма командасы бар – спортчылар Бөтенроссия һәм халыкара ярышларда катнаша. Әйтик, 2022 елда интернат командасы Санкт-Петербургтагы мини-футбол буенча Бөтенроссия махсус олимпиадасында җиңү яулады. Интернат-йортта шулай ук иҗат студияләре эшли - бию, вокал, сәнгать.