Россия Эчке эшләр министрлыгының транспортта Казан линия идарәсенең шәхси составы белән очрашу

2022 елның 7 июне, сишәмбе

Бүген Вәкаләтле вәкил Аппаратының   гражданнар хокукларын торгызу мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Елена Степанова Россия Эчке эшләр министрлыгының транспортта Казан линия идарәсе  шәхси составы белән очрашты һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм аның Аппараты эшчәнлеген оештыру турында сөйләде.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә -дәүләт яклавы субъекты буларак республика территориясендә кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау иде. Россия Эчке эшләр министрлыгының транспортта Казан линия идарәсе начальнигы полиция полковнигы Станислав Богомолов Елена Степанованы хезмәт күрсәтелә торган территориянең оператив хәле белән таныштырды. Очрашу  идарәнең киңәшмә залында узды, анда шулай ук видеоконференцэлемтә режимында структур территориаль бүлекчәләрнең хезмәткәрләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International