"Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмә

2022 елның 7 июне, сишәмбе

 “Чүп” реформасы - безнең республика халкын борчый торган актуаль тема. Кешеләр хәл төзәтелер, дип өметләнеп гариза калдыра, һәм безнең бурыч - гражданнарның хокуклары бозылмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү. ТР төбәк белән идарә итү  Проект офисының бу темага декабрь аенда узган утырышыннан соң нәрсә үзгәрде? Төбәктә бу мәсьәлә буенча халык белән элемтә ничек җайга салынган? Моның өчен нинди ресурслар булдырылган? 2022 ел башыннан бирле без нинди статистикага ия?

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская шушы һәм башка сорауларга бүген “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында җавап бирде.   

  • Узган ел “Халык контроле” ТР дәүләт мәгълүмат системасының  Татарстан Республикасында “Төбәк белән идарә итү үзәге” (РФ Дәүләт хезмәтләре “Бергәләп хәл итәбез”) федераль кире элемтә платформасы белән интеграцияләнүен билгеләп үтәсе килә. Шуның нәтиҗәсендә Россия Дәүләт хезмәтләре порталы аша килгән мөрәҗәгатьләрне “Халык контроле” системасы җаваплы башкаручылары карый.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International