Республикада “тынлык сәгате” билгеләнәчәкме, ягъни гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны бозучы, күпфатирлы йортларда, блоклы торак йортларда, тулай торакларда тәүлекнең көндезге сәгатьләрендә ремонт эшләрен үткәрүне тыючы норма кертеләчәкме? Бу сорау Вәкаләтле вәкил адресына даими рәвештә килә.
Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында катнашты. Депутатлар тикшерелгән башка мәсьәләләр арасында “Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында”2010 елның 12 гыйнварында дөнья күргән 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы мониторингы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр әзерләүнең максатка ярашлы булуы турында карар кабул ителде,